Районное собрание Имамов. Подведение итогов по сбору гөшер садака

17 октябрда Зәй шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә районыбызның имам Мәхтәсибе Нуруллин Фәтих хәзрәт дини зур җиелыш үткәрде. Мәҗлестә Зәй районының бөтен Мәхәллә  имамлары катнашты.

Хәзрәт матур вәгазләр сөйләп имамларга үгет насыхәтләр бирде. Шулай ук Таҗетдин Ялчыгол мәдрәсәсенән Сәлман хәзрәт һәм башка хәзрәтләр дә чыгыш ясады.

  


Җиелышта шул темалар ачыкланды.

1. Гөшер садакасы җыю. Аллаһка шөкер 12 авылдан гөшер садакасы җиелды. 10 тоннадан артык бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак. Бөтен гөшер бирүче һәм җыеп йөруче кешеләрдән Аллаһ риза булсын.  Мәдрәсә һәм мәчет исеменнән мәһәлләләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

2. Имамлар һәм мөззиннәр очен 22 октябрдән 3 ноябргә кадәр мөхтәсибәт тарафыннан белем күтәрү курслары оештырыла. 2 атна дәвамында сагать 10 башлап - сәгать 15:00 кадәр Иске Зәй мәдрәсәдә дәресләр оештырылачак.

3. 12 ноябрдән башлап 24 ноябргә кадәр бөтен райондагы мөгаллимәләр өчен белем күтәрү курслары оештырылачак.  ин шәә Аллаһ.

4. Үзәк мәчетебездә төпле ремонт ясар өчен өлеш керткән мәчетләргә рәхмәтләр белдерү.

5. Авыллардан мәдрәсәгә мәктәп яшендә булган һәм мәктәпне тәмамлап өйдә торучы балаларны җәлеп итү. Һәр имам берәр генә булса да шәкерт табып мәдрәсәгә җибәрергә тырышачак, Ин шәә Аллаһ.

6. Мәдрәсә исеменнән 3 хәзрәткә шәхси рәхмәт хатлары һәм кадерле бүләкләр тапшырылды.

Районыбызның дини җитәкчесе, имам-мөхтәсиб:

1. Нуруллин Фәтих хәзрәткә.

Аксакаллар шурасы рәисе һәм карт имам-мөхтәсиб:

2. Камалов Сәгыйть хәзрәткә.

Иске Зәй мәхәлләсе Билал мәчете имам-хатыйбы:

3. Әюпов Илсур хәзрәткә.

Шундый матур мәчет салдырганы өчен һәм мәдрәсәсендә төпле ремонт ясатып балаларны һәм олы яшьтәге кешеләрне укытырга шундый мөмкинчелекләр тудырганы өчен Шамиль Билал улына айрым зур рәхмәтләребезне белдердек.


20 ноябрьдә киләчәк җыелышыбыз булачак. Барчабыздан Аллаһ риза булсын. Ике көнлек дөньяда Аллаһ өчен яшийк.

و السلام علي من اتبع الهدي

Гөшер садакасы җыйган авыллар:
1. Аксар
2. Карман
3. Бура киртә
4. Сармашбаш
5. Кушъелга
6. Югары Мәлем
7. Яна Мәлем
8. Кәрәкәс
9. Иске Зәй
10. Имәнлебаш
11.  Кармалка
12. Чубуклы.

Иң күбе Аксар авылы җыйды 120 капчык. 🥇 Салих хәзрәт.

Икенче урын Кушъелга 60 капчык. 🥈Сулейман хәзрәт.

Өченче урын Имәнлебаш 45 капчык. 🥉Абдуль Бәри хәзрәт.

Дүртенче урын Чубуклы 40 капчык. Аләлетдин хәзрәт.

2018 ел.

Комментарии